news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Томан сәбәпле, Казан аэропортында рейслар тоткарлана

Начар һава шартлары сәбәпле, Казан аэропортында берничә рейс тоткарлана. Тоткарлык Казанга килергә тиешле алты рейска һәм Казаннан китә торган өч рейска кагылды.

Nordwind Airlines авиакомпаниясе томан аркасында Барнаул, Красноярск, Санкт-Петербург һәм Худжандтан (Таҗикстан) очышларның тоткарлануы турында хәбәр итте.

Онлайн-табло мәгълүматлары буенча, Казаннан Санкт-Петербургка, Минераль Суларга һәм Сочига өч рейс шулай ук кичектерелгән.

Авиакомпанияләр онлайн-таблода һәм аэропортларның мәгълүмат таблоларында хәбәрләрне игътибар белән күзәтергә киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100