Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзара тәҗрибә уртаклашты

Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасында «Бик файдалы булды» дигән язма басылып чыкты. Анда төбәктәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының үзара тәҗрибә уртаклашуы турында сүз бара.
«Төмән шәhәрендәге татар мәдәният үзәгенең матур бинасында Төмән районының татар теле hәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышы үтте. «Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өзлексез белем бирү форматларында һөнәри осталыгын күтәрү» исемле семинар-практикумны Муллаш урта мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы Айгөл Зөлбохарова ачып җибәрде. Ул «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дидактик уеннар куллану - предметка кызыксынуны арттыру чарасы» темасына чыгыш ясады.
Акъяр урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар татар теле укытучысы Чулпан Качаева «Мәктәптә туган тел һәм әдәбиятны укытуның инновацион формалары һәм методлары» исемле чыгышы белән белән кызыксыну уятты. Ул дәресләрендә «БАЛА» мультимедиа балалар өчен онлайн китапханәсе сайтларын, татар телен өйрәнү өчен «Нурбай» кушымтасын, беренче сыйныф өчен авазлы әлифба - «Аваз» проектын актив куллана. Шулай ук Сингапур методикасының кайбер өйрәтү структураларын файдалана, мәсәлән, «Мэнэдж Мэт».
Бу методлар бердәмлекне, үзара ярдәмләшүне, команда лидерларын ачыклауны үстерә. Тапкырлык белем алуда төп моментлар булып тора. Уен барышында игътибарны туплау, мөстәкыйль фикерләү, игътибарны үстерү һәм белемгә омтылу күнекмәләре формалаша. Әлеге технологияләрне куллану уку-танып белү компетенцияләрен формалаштыра һәм үстерә, предметны өйрәнүгә мотивацияне көчәйтә. Укучыларның белем дәрәҗәсе күтәрелә, коммуникатив сәләтләре үсә.
Берләшмәбезнең житәкчесе Рузилә Исмәгыйлова «Кроссенс» методикасы турында сөйләп китте.
«Кроссенс (cross sense ) – ул яңа буын ассоциатив табышмак. Ул, методик яктан уңышлы алым буларак, укучының логик фикер йөртүен үстерә, мәгълүматны табарга, иҗади фикер йөртергә, мөстәкыйль булырга өйрәтә. Бу алымны мин татар теле дәресләрендә дә, әдәбият дәресләрендә дә бик яратып кулланам. Әдәбият дәресендә язучының биографиясен һәм әсәрләрен өйрәнгәннән соң да, хәтта әдәби әсәрне укый башлаганчы да шул ук Кроссенс технологиясенә таянырга мөмкин. Моның өчен алдан кроссенс төзелә һәм укучылар шуның буенча бу әсәрдә ниләр булачагын сөйлиләр. Аннан әсәрне укып бетергәч, чагыштыралар. Төркемннәрдә эшләү өчен дә бик уңайлы алым бу. Шулай ук сыйныфтан тыш эшләрдә дә кулланам мин аны», - дип Рузилә апа үз тәҗрибәсе белән бүлеште.
Берләшмәбезнең икенче өлеше дә бик кызык үтте. Татар мәдәни үзәгенең экскурсоводы Лиана Даулина «Чыганакларга кайту» исемле экскурсия үткәрде. Ул безгә Чимги-тора, татар мәдәният үзәге урнашкан Колмогоров сәүдәгәр йорты турында бик кызыклы мәгълүматләр сөйләде.
Шулай итеп, бу уку елының соңгы район берләшмәбез утырышы бик файдалы булды. Киләсе елда да үзенчәлекле, методик яңалыкларга бай очрашулар көтә дип ышанып калабыз».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз