news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсенең Яркәү округындагы Карагай авылында быелгы сезонның соңгы Сабан туе узды

Төмән өлкәсенең Яркәү округындагы Карагай авылында быелгы сезонның соңгы Сабан туе узды
Фото: Төмән өлкәсе татарларының «Яңарыш» иҗтимагый газетасы

Төмән өлкәсендә быелгы Сабантуйлар сезоны Яркәү округындагы Карагай авылында гөрләп узган бәйрәм белән йомгакланган. Бәйрәмне «Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы яшьләре авыл халкы белән берлектә үткәргән. Бу хакта Төмән өлкәсе татарларының «Яңарыш» иҗтимагый газетасы хәбәр итте.

Карагай авылында соңгы елларда мондый зур бәйрәм уздырылмаганга күрә, халык бу көнне түземсезлек белән көтеп алды. Сабантуйга кунаклар күрше авыллардан, шәһәрләрдән дә җыелышып килде. Җылы очрашу-күрешүләр, хәл белешүләр, аралашулар белән ул чын-чынлап гаилә бәйрәменә әйләнде, диелә хәбәрдә.

Сәхнәдә авылның сәләт ияләре һәм күрше авыллардан, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән килгән җырчылар катнашында әзерләнгән матур концерт программасы тәкъдим ителгән. Шул ук вакытта махсус әзерләнгән мәйданчыкларда төрле күңелле уеннар, ярышлар барган. Берәүләр капчык киеп, кашыкка йомырка кабып узышкан, икенчеләре көянтә-чиләк белән су ташыган, чүлмәк ваткан, өченчеләре капчык сугышы, гер күтәрү кебек спорт ярышларында үзләренең көчен, тизлеген, җитезлеген сынаган.

Кул осталары өчен «Яшь буын» оешмасы кызлары татар халкының милли баш киеме – түбәтәй тегү һәм аны бизәү буенча мастер-класс оештырган. Шулай ук бәйрәм барышында сәүдә рәтләре дә эшләгән. Сабан туе гөрләп узганнан соң, «Яшь буын» оешмасы яшьләре кызыклы уеннар белән үрелеп барган дискотека оештырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot