Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсенең Ямбай авылында милли күргәзмә оештырылган
Төмән өлкәсенең Ямбай авылының яңа торак комплексында яшәүчеләр өчен милли күргәзмө оештырылды. Бу хакта «Себер татар дөньясы» телеграм-каналы хәбәр итә.
Неля Фәйзуллина җитәкчелегендәге Ямбай авылы музее хезмәткәрләре «Ритм» торак комплексы иҗтимагый үзәгендә «Милли киемдәге татар бизәкләре мотивлары» дип аталган күргәзмә тәкъдим иткән. Биредә яшәүчеләр Ямбай авылының борынгы фотолары, киемнәрнең борынгы үрнәкләре буенча яңартылган элементлары аша борынгы авылның тирән тарихы белән танышкан.
Чара шунысы белән дә әһәмиятле: Ямбай торак районында төпләнеп яши башлаган яңа кешеләрне бу күргәзмә авылның үзенчәлеген аңларга, гореф-гадәтләрен, традицияләрен белергә һәм монда гомер кичерүчеләр белән дуслашып, аралашып яши башларга этәрәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз