news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәрендә татар мәдәнияте көннәре үтте

Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәрендә татар мәдәнияте көннәре үтте
http://yanarish72.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Ялутор шәһәреннә Зөһрә Кожевникованың «Ялутор шәһәрендә гөрләтеп татар мәдәнияте көннәре үтте» дигән язма чыкты.

Ялутор шәһәрендә инде менә 17 мәртәбә татар мәдәнияте көннәренә багышланган төрле чаралар үтте: «Сабантуй мизгелләре» дигән уен программасы, «Себер татарларының традицияләре һәм йола гамәлләре» дәресләре, туристлар өчен «Милли галерея» дигән экскурсия һәм башкалар.

Хатын-кызларыбызга багышланган «Җырым булсын бүләгем» дигән чарада тулы ризыклы өстәлләр артында утырып чәйләр эчтек, яшь җырчыларыбыз - Гөлфия Сәйфуллина, Гөлфия Хәмидуллина, Роберт Сабировның җырларына бик күңелле итеп биедек. 11 март көнне – татар мәдәният көннәренең ябылуына багышланган Гала-концертыбыз үтте. «Сандугачларыбыз» беренче мәртәбә «Ак калфак» җырын тамашачыларыбызның игътибарына гына түгел, ә күңелләренә, йөрәк-бәгырьләренә үтәрлек итеп башкардылар. Бу борынгы көйләрне бик тә ихтирам итәбез һәм теләп җырлыйбыз.

Тамашачыларыбыз яңа иҗат иткән «Замана әбиләре» фольклор композициясен дә хуш күрделәр.

Төмән шәһәреннән килгән «Нур», «Ак калфак» оешмалары вәкилләренә, Нәфисә апа белән Нәҗип абый Тусмөхәммәтовларга рәхмәтләребез чиксез.

Ялутор шәһәренең милли мәдәният үзәгендә үткән татар мәдәният көннәренең эчтәлеге «Укытучы һәм остаз елы»на багышланган. Без, «Сандугач» ансамбле, үз эшебезне тулы күләмдә алып барабыз. Безнең дәвамчыларыбыз бар, бәетләребез, мөнәҗәтләребез, гореф-гадәтләребез, татар халык җырлары, гомумән, татар халык иҗаты яшьләребез кулында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100