news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсенең Винзили бистәсендә татар зиратында өмә булды

Төмән өлкәсенең Винзили бистәсендә татар зиратында өмә булды
http://yanarish72.ru/

Төмән татарлараның «Яңарыш» сайтында «Татар зиратында өмә» дигән язма чыкты.

Без, Винзили поселогының «Дуслык» клубы әгъзалары, һәр елны татар зиратында өмә ясыйбыз. Быел да, 23 апрель көнне, зиратка җыелдык.

Көн кояшлы, матур иде. Винзили поселогыннан Мидхәт мулла, «Дуслык»лылар бергә ярдәмгә эшкә ярарлык балаларын да алып килгәннәр. Боровский поселогыннан Мөхәммәтҗан мулла һәм бик күп ир-атлар бар иде.

Йола буенча, муллаларыбыз догалар укыдылар, аннан өмәгә килүчеләр зиратка керделәр.

Өмәдә ир-егетләр зират ихатасында үскән тал-чыбыкларны, агачларны кистеләр, ә хатын-кызлар тырмалар белән үткән елгы корыган үләннәрне, чүпләрне җыеп, чүп сала торган савытларга ташыдылар.

Җыештырып беткәч, зиратта мәңгелек урыннарын тапкан барлык әрвахларга багышлап муллаларыбыз догалар укыдылар. «Дуслык» әгъзаларына, Боровский ир-егетләренә, өмәдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтемне белдерәм, дип яза Винира Нигъмәтуллина, Төмән районы, Винзили бистәсеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot