news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсенең Сорокино авылында татар халкының традицион бәйрәме – Сабан туе узачак

18 июльдә Төмән өлкәсе Яркәү округының Сорокино авылында Сабан туе гөрләячәк. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Төмән татарлары» төркеме хәбәр итә.

Оештыручылар кунаклар өчен бай программа әзерли. Быелгы Сабантуй «Җиләк бәйрәме» җәйге фестивале белән үрелеп барачак.

Бәйрәм программасы:

  • Үзенчәлекле бәйгеләр: «Җиләк яме» (баш киемнәре конкурсы), «Әх, тәмле!» (татлы пироглар конкурсы) һәм «Җәй тәме» (җиләкле эчемлекләр конкурсы);
  • Концерт программасы: җирле иҗат коллективлары һәм Төмән артистлары катнашында «Күңелле җәй» концерты;
  • Мәдәни һәм күңел ачу чаралары: «Ачык микрофон» иҗат мәйданчыгы һәм төрле аттракционнар;
  • Спорт ярышлары: милли уеннар һәм көрәш ярышлары;
  • Кичке программа: бәйрәм дискотекасы.

Бәйрәмда катнашу ирекле.

Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Төмән татарлары» төркеме

news_right_1
news_right_2
news_bot