news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсенең Муллаш авылы мәчетендә җирләү йолалары турында фикер алышканнар

5 декабрьдә Төмән районы Муллаш авылы мәчетендә мәхәллә кешеләре өчен җирләү йолаларына багышланган дәресләр узды. Ул җирле мөселман дини оешмасы тәкъдиме белән оештырылды. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда яза.

Семинарны үткәрү максатыннан Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковның хәер-фатихасы белән авылга Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Йосыпов һәм аның урынбасары Әнисә Йосыпова килде.

Чараның максаты – Муллаш авылында яшәүчеләрнең җирләү йолаларын ислам нигезләренә туры китерү.

Өлкә үзәге кунаклары җирләү йолаларын үткәрү традицияләре турында сөйләгән мәхәллә кешеләрен игътибар белән тыңлады. Шуннан соң белгечләр мәет юу, кәфен, кабер әзерләү, дога кылу һ.б. мәсьәләләрне җентекләп тикшерде.

Ислам мәгърифәт үзәге җитәкчелеге төбәкнең ислам динендә булучылар күп булган башка торак пунктларында да шундый семинарлар үткәрергә әзер булуын белдерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100