news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсенең «Мирас» татар иҗтимагый оешмасы 18 еллыгын билгеләп үтә

Төмән өлкәсе «Мирас» төбәк татар иҗтимагый оешмасы 18 еллыгын билгеләп үтә. 2005 елның 12 сентябрендә оешма дәүләт теркәве турында таныклык алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан 18 ел элек оешманы гамәлгә куючы 5 кеше оешманы төзүче, Совет рәисе Луиза Шәмсетдинова җитәкчелегендә Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын сакларга булган.

Бүген «Мирас» 18 иҗтимагый-файдалы проектны гамәлгә ашыра, шул исәптән «Искер», «Сүзге» тарихи-мемориаль комплексларын төзү, «Искер-жыен», «Сүзге-тора» фестивале, «Күчем хан оныклары» яшьләр форумы һ.б., диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100