Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсенең Коллар авылында яңа мәчет ачылды
28 июньдә Төмән өлкәсенең Вагай районы Коллар авылында тантаналы төстә яңа мәчет ачылды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле, имам Мостафа Хәбибуллин чарада катнашучыларга Россия мөселманнарының рухи лидеры, баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең изге теләкләрен җиткерде һәм Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт Садыйковның сәламләү хатын укыды. Анда авыл мөселманнары өчен рухи үзәк буларак мәчет ачылуның әһәмияте билгеләп үтелгән.
Мөфти Ринат Садыйков баш мөфти шәех Равил Гайнетдингә Төмән мөселманнарының эш-гамәлләренә даими игътибар биргәне һәм проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм нәзарәт каршындагы «Зәкят» хәйрия фонды адресына рәхмәт сүзләре әйтелде.
Аллаһ йортын ачу тантанасында Вагай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Гайсин чыгыш ясады. Яңа мәчетнең имамы Әхмәт Ишмөхәммәтов Коллар авылы мөселманнары исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Дини йолалардан тыш, яңа мәчет ачылганның беренче көннәреннән үк якшәмбе мәктәбе эшли башлаячак. Анда Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Фәүзия Дәүләтбаева мөгаллимлек итәчәк.
«Безгә РФ мөселманнары Диния нәзарәте зур ярдәм күрсәтте. Даими юридик консультацияләр бирү җәһәтеннән дә (аннан башка яңа мәчет төзи алмас идек), финанс ягыннан да. Без РФ мөселманнары Диния нәзарәте белән даими элемтәдә торабыз», - дип искәртте Зиннәт Садыйков.
Бүгенге көндә Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте составында 65 теркәлгән мөселман җәмгыяте һәм 35 теркәлгән мөселман төркеме эшләп килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз