news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсенең Карагай татар авылын су баса

Соңгы тапкыр Карагайда мондый ташу 2016 елда булган, һәм хәзер су күләме 2016-2017 елгы күрсәткечләрдән узып киткән.

Төмән өлкәсенең Карагай татар авылын су баса
Видеодан скриншот
Фото һәм видеолар Илмар Сәйфуллинның шәхси архивыннан

Төмән өлкәсе Вагай районында урнашкан Карагай татар авылын су баса башлаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Герое Рөстәм Сәйфуллинның туганнан туганы – Илмар Сәйфуллин хәбәр итте.

«Су авылның төп өлешенә керә башлады, кичә атларны эвакуацияләделәр. 14 май көнне Карагайга Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор килгән иде. Халык яр буен ныгытуны дәвам итә, төнлә дә эшлиләр», – диде ул.

Александр Моор Телеграм каналында үзе дә Карагайга барганы турында яза. «Авылда саклау корылмаларын ныгыту буенча эш ничек барганын карадым. Бу торак пункт Иртеш елгасында ташуны беренче булып каршылый. Соңгы өч тәүлектә су инде 60 см га өстәлде. Хәзер бөтен игътибарны куркыныч зонадан халыкны чыгаруга, малларны саклап калуга юнәлтәчәкбез. 66 йортка су басу куркынычы яный. Балчык тутырылган капчыклар запасын булдыру зарур», –дигән.

Моор соңгы тапкыр Карагайда мондый ташу 2016 елда булганын һәм хәзер су күләме 2016-2017 елгы күрсәткечләрдән узып киткәнен әйтә. 15 майга иртәнге якта Иртештә су күләме 1235 см тәшкил иткән. Губернатор Карагайда МЧС коткаручылары, полиция хезмәткәрләре кизү торганын билгеләп узган. Алар ташу вакытында туганнарына күченеп торган кешеләрнең милекләрен саклый.

Фото: ©

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100