Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсенең Ишим районында яшәүчеләрне язгы ташу сәбәпле эвакуациялиләр
Төмән өлкәсенең Ишим районы хакимияте Ишим елгасы ярларыннан ташып чыккан очракта су басу ихтималы булган зонада урнашкан ундүрт торак пунктта яшәүчеләрне эвакуацияли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Район хакимияте Telegram-каналында чыккан хәбәрдән күренгәнчә, эвакуация бүген 9.00 сәгатьтә башланды. Плодопитомник, Синицына, Симаново, Ял йорты, Балалар шифаханәсе, 29 Балалар йорты, Боровое, Плешково, Клепиково, Заворохино, Большой Остров, Кошкарагай, Налимова, Макарова кебек торак пунктларда яшәүчеләр документлар, дарулар һәм әйберләр җыеп, эвакуациягә әзерләнергә тиеш.
Хакимияттә искәртүләренчә, гражданнар тәүлек әйләнәсе эшли торган 122 кайнар элемтә телефоны буенча язгы ташу һәм эвакуациягә кагылышлы сораулар бирә ала.
Муниципалитет башлыгы Сергей Ломовцев су басу ихтималы булган зонадагы торак пунктларда яшәүчеләр белән очрашу вакытында хәбәр иткәнчә, Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча Ишим елгасында суның биеклеге Ишим шәһәрендәге постта нольдән 1170 сантиметр билгесен узып китәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз