Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсенең Әмәнәд авылы халкы Авыл көнен билгеләп үтте
Ел саен август аенда Төмән өлкәсенең Әмәнәд авылы халкы, ата-бабалар истәлеген һәм мәдәни традицияләрне саклап, Авыл көнен билгеләп үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әмәнәд — Төмән өлкәсендәге борынгы татар авылы. Аңа йөз елдан артык элек нигез салынган. Авыл 1912 елгы «Тубыл губернасы торак урыннары исемлегендә» «бистә» дип теркәлгән, ә анда 31 кеше яшәгән.
Быел бәйрәм татар җырлары, милли сыйлар һәм күңелле очрашулар белән узды. Авыл халкы һәм кунаклар 2019 елда ачылган матур мәчет янындагы мәйданга җыелдылар. Биредә зур бәйрәм концерты оештырылды, бәйгеләр, өйдә пешкән милли ризыклар тәкъдим ителде. Тамашачылар каршында татар иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Бәйрәмдә катнашучылар гаилә рецептлары һәм йолалар белән уртаклашты, аралашты һәм күңел ачты. Бәйрәм күңелле һәм җылы атмосферада үтте, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз