news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсенең Аксур авылында мәчетне яңарту эшләре тәмамланды

Төмән өлкәсенең Вагай районы Аксур авылы мәчетендә ремонт эшләре тәмамланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аллаһ йортын яңарту агымдагы елның июлендә башланган һәм авыл халкының актив ярдәме белән башкарылган. Эшләр Бәһия Абдулла кызы җитәкчелегендә алып барылган.

Мәчетне яңарту кысаларында пластик тәрәзәләр куелган, бинаны сайдинг белән тышлаганнар, ике болдыр тулысынча реконструкцияләнгән. Бинаның эчке һәм тышкы ягында штукатурка, агарту һәм буяу эшләре башкарылган. Фронтон һәм түбә фасадына аерым игътибар бирелгән, аларны яңартуга Зөһрә Чамалитдин кызы белән Айгөл Тимербулат кызының зур хезмәте кергән.

Төзелеш бригадаларын ашатуны Гөлсара Сәхабетдин кызы, Мунчия Хәлим кызы һәм Вера Ивановна үз өстенә алган. Төзелеш эшләре белән Әбдебахи Абдулла улы җитәкчелек иткән. Ремонт эшләрендә Мөнир Тимергали улы, Равил Рәхмәтулла улы һәм башка авыл кешеләре актив катнашкан.

Эшләрнең тәмамлануын бәйрәм чарасы - Катым аш белән билгеләп үттеләр. Оештыручылар һәм авыл халкы мәчетне яңартуга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot