news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсенең Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре уза

Төмән өлкәсенең Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре уза
https://tatar-congress.org/

Төмән өлкәсенең Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре башланды. Фестиваль себер татарларының кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән. 

Ачир авылында фестивальне ачу тантанасында Тубыл  районыннан 32 артист, шул исәптән «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле чыгыш ясаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә

Фестиваль кысаларында урам ярминкәсе, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе дә оештырылды, дип хәбәр итә Тубыл районы администрациясе.

Татар мәдәнияте көннәре 17 февральгә кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot