Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсендәге Талымхан авылында яңартылган мәктәп ачылды
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Төмәне районы Талымхан авылыннан Рәйсә Рәхимованың «Талымханда яңартылган мәктәп ачылды» дигән язмасы чыкты.
Төмән районы, Талымхан авылының нәкъ уртасында төзелгән ике катлы мәктәп бинасы кемне генә сокландырмый. Гаҗәеп матур, табигать хозурлыгында гүзәллеккә төренеп утырган бу бина капиталь ремонттан соң тагын да матурланып калган.
Бу белем йорты 2003 нче елда «Каскара» совхозының Талымхан бүлеген җитәкләгән Шамил Юскаев эшчәнлегендә төзелгән. 20 ел эшләгәннән соң, аны бер елга ремонтка яптылар. Белем көнне яңадан ачылган мәктәптә 103 укучыга 11 укытучы белем бирәчәк. Мәктәпкәчә тәрбия бүлегендә 5 тәрбияче апа 20 баланы кабул итте.
Уку елы башланыр алдыннан, авыл халкы, ата-аналар өчен экскурсияләр оештырылды, заманча җиһазланган кабинетлар ишекләрен ачтылар. Бар да матур, якты, күзнең нурын алырлык.
Тантананы алып баручы укучылар: Әскәр Низямов белән Ангелина Бакирова тамашачыларны килгән кунаклар белән таныштырдылар. Бәйрәмгә 1 нче класс укучылары чакырылды. 11 баланы белем иленә тәҗрибәле укытучы апалары Гөлфирә Сәгетдинова алып барачак.
Уку отличнигы – 11 нче класс укучысы Милена Сөлхәрнәева һәм татар теленнән өлкә олимпиадасы җиңүчесе Раиф Мөхәммәдзянов Россия флагын күтәрделәр. Төмән районы башлыгы Ольга Зиминага, аннан соң Төмән районы Думасы рәисе Валентин Клименкога сүз бирелде. Кунаклар балаларны Белем көне белән котлап, иҗади уңышлар теләделәр, яңа спорт мәйданында югары күрсәткечләргә ирешергә өндәделәр.
Тантанада 5 нче классны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кадет классы итеп билгеләргә игълан ителде. Рафик Садыйков җитәкләгән укучыларга махсус кием – яңа форма тектерү өчен сертификат бирелде.
Мәктәп бусагасында кызыл тасманы кисү Ольга Зиминага, Әфган сугышы ветераны, Төмән шәһәренең 2009 нчы елгы герое, «Сугышчан туганлык» бөтенроссия оешмасы рәисе, 1975 нче елда Талымхан сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучы Рәүф Садыйковка һәм 5 нче класс укучысы, өлкә олимпиадаларында җиңүче Амелия Шәйхелисламовага тапшырылды.
Ата-аналар исеменнән тормышта актив позицияле булган Мөхәммәдзяновлар гаиләсе сүз алды. Азат Марат улы һәм Юлия Фәйзиәхмәт кызы өч тырыш бала үстерәләр, алар район, өлкә, бөтенроссия конкурсларында катнашучылар. Надия белән Раиф – Төмән өлкәсенең талантлы балалар һәм яшьләр региональ мәгълүмат базасына кертелгән.
Беренче кыңгырауны 11 нче класс укучысы Руфат Касмалин һәм 1 нче класс укучысы Сафия Низямовага бирергә рөхсәт ителде. Балалар укытучылары белән класс сәгатьләренә юнәлгәндә, Каскара мәктәбе директоры Валентина Лукина килгән кунакларны мәктәп буенча экскурсиягә алып барды.
Каскара мәктәбенең филиалы булган яңартылган мәктәптә Талымхан авылы балаларының белем иленә юлы хәерле булсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз