news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсендәге полимер заводы җитәкчесе: Җомга саен ашханәдә милли ризык була

Төмән өлкәсендәге полимер заводы җитәкчесе: Җомга саен ашханәдә милли ризык була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Төмән өлкәсендәге «Полимерпласт» җитәкчесе Ринат Гайсин җомга саен оешма ашханәсендә милли ризыклар әзерләнүен әйтте.

Бездә ашханәдә җомга саен кыстыбый, өчпочмак яки башка милли ризык әзерләнә. Хезмәткәрләр компания хисабына туклана. Безнең милли ризыклар белән таныштыру ниятеннән шулай эшләргә булдык», – дип сөйләде ул форумның пленар утырышында чыгыш ясаганда.

Эшмәкәр Лаеш районында да завод төзи. Киләсе елга җитештерү эше башланыр, дип көтелә. «Без үзебезнең тәҗрибә белән уртаклашырга әзер», – дип мөрәҗәгать итте ул эшмәкәрләргә.

news_right_1
news_right_2
news_bot