Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсендәге милләттәшләребез «Мин башкорт, татар киемендә» фотоконкурсында җиңгән
Төмән өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез - Сәйфуллиннар гаиләсе «Мин башкорт, татар киемендә» фотоконкурсында җиңү яулаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Илмар Сәйфуллин сөйләде.
Сүз уңаеннан, Илмар - Россия Федерациясе Герое Рөстәм Сәйфуллинның туганнан туганы.
Фото: © Илмар Сәйфуллинның шәхси архивыннан
Әлеге онлайн-бәйгене Мегион шәһәренең «Болгар» татар милли-мәдәни автономиясе «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә оештырган. «Фотоконкурс милли кием аша татар һәм башкорт халыкларының милли үзенчәлекләрен күрсәтүне күздә тота», - диелә социаль челтәрдә Мегион шәһәренең башкорт-татарлары төркемендә.
Фото: © Илмар Сәйфуллинның шәхси архивыннан
«Без милли киемдә узган елның көзендә үк Мегион шәһәренең «Акыл Көрәше» интеллектуаль турнирында катнашкан идек, анда да командабыз җиңгән иде. Быел язын фотобәйге турында ишеткәч, кабаттан катнашырга уйладык. Җиңүебезгә бик шатбыз. Улым Искәндәргә дә милли кием бик ошады, аның беренче генә киюе әле милли костюмны», - дип уртаклашты Илмар Сәйфуллин.
Фото: © Илмар Сәйфуллинның шәхси архивыннан
Җиңүчеләрне шәһәрнең Сәнгать сараенда бүләкләгәннәр.
Фото: © Илмар Сәйфуллинның шәхси архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз