Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсендәге Лаемтамакта Авыл көнен бәйрәм иттеләр
Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Лаемтамакта Авыл көне узды» дигән язмасы чыкты.
«Август аеның беренче шимбәсе Тубыл районы, Лаемтамак авылы халкы күңелендә озакка сакланыр. Бу көнне анда Авыл бәйрәме гөрләде. Авылдашлары белән бергә күңел ачарга дип Тубыл шәһәреннән һәм күрше авыллардан да кунаклар килделәр. Шулай ук бәйрәмгә Тубыл шәһәреннән якташларын матур җырлары, гармун моңнары белән сөендерергә бу якларда туып-үскән талант ияләре - оста гармунчы Азат Абдуллин, җырчылар Гомәр Янгучин, Нурия Мусина, Диана Ибраһимова да махсус чакырылганнар иде.
Авыл клубы халык белән тулы булды. «Авыл истәлеге» дип исемләнгән кичәне рус теле һәм әдәбияты фәннәре укытучысы Рушания Халикова матур шигъри юллар белән бизәп, туган телебездә алып барды. Авылдашларын бәйрәм белән авыл хакимияте башлыгы урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина котлады, авылның өлкән яшьтәге әби-бабайларын, юбилярларны барлап, изге теләкләрен юллады, авыл иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга, «Дуслык» җыр ансамбле җырчыларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук бәйрәм алдыннан авыл урамнарына тротуарлар ясаган егетләргә рәхмәтләр белдерде.
Бәйрәмнең төп өлеше кызыклы бәйгеләр һәм музыкаль чыгышлардан торды. Биредә үзләренең җыр-моңга, биюгә, шигырь сөйләргә осталыкларын, сәхнәләштерелгән шаян күренешләр күрсәтеп 5 команда - авыл ветераннар советы, мәдәният хезмәткәрләре, почта эшчеләре, укытучылар, авыл хакимият һәм фельдшер-акушер пункты хезмәткәрләре ярыштылар.
Аларның чыгышларына жюри әгъзалары - Людмила Бәширова, Тәскирә Тимиргалиева, Фәүрия Цымболюк бәя бирделәр. 1 урынны авыл ветераннарыннан торган «Дәртле әбиләр» командасы алды. 2 урынга укытучыларның «Ритм» командасын лаек дип таптылар. 3 урынга клуб һәм китапханә хезмәткәрләренең «Бәйрәм энергиясе» командасы ия булды. Аларга бүләкләр тапшырылганнан соң, авыл хуҗабикәләре арасында оештырылган «Татар ашлары» бәйгесе узды. Шунда ук авылның кул осталары бакча чәчәкләреннән төзегән композицияләрен тәкъдим итеп бүләкләргә лаек булдылар. Аннары урамда балалар һәм зурлар өчен төрле уеннар, ярышлар уздырылды.
Бәйрәмнең икенче өлешендә авылның җыр-моңга бай «Дуслык» ансамбле һәм читтән килгән талант ияләре тарафыннан әзерләнгән «Яшәсен туган авылым» дип исемләнгән концерт тәкъдим ителде. Тамашачыларны сәламләп Рушания Халикова: «Сез бүгенге концерттан барлык кайгыларыгызны, мәшәкатьләрегезне онытып, безнең белән бергә күңел ачып, яңа җырлар белән танышып, шулай ук элеккеләрен дә искә төшереп, рухи ял алырсыз. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын! Бер-беребез белән очрашып, күрешеп, хәлләр белешеп яшик. Авыл көне бәйрәме буыннарга дәрт, йөрәкләргә кодрәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил-җиребез имин, барчабыз да сау-сәламәт булыйк!» - диде.
Авыл халкы үзләренең яраткан җырчылары Фәрзәнә Барсукова, Шаһинур Мәмәтгалиева, Зөлфия Юмадеева, Гөлсинә Назыйрова, Хәсифә Бәширова, Роза Аллагулова, Рәмзия Колмәмәтьева, Вилдан һәм Рәзил Мәмәтгалиевларның чыгышларын, яшь биюче кызлар - Самира Халикова, Рабия Ишкулова, Раяна Мәмәтгалиеваның матур биюләрен алкышларга күмделәр. Ә бәйрәмгә ямь өстәгән кунаклар - өлкәдә танылган оста гармунчы, Тубыл себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәре Азат Абдуллинга, матур җырлар бүләк иткән Нурия һәм Злата Мусиналар, Гомәр Янгучин, Диана Ибраһимовага тамашачыларның рәхмәтләре аеруча зур булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз