Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсендәге Гали авылында «Морат бабкай укулары» узды
Самарада чыгучы «Бердәмлек» газетасында Кәүсәр Шәйхетдинованың «Изге күңелле Морат бабкаебызны искә алдык» дигән язмасы чыкты.
«Похвистнево районы Гали авылының мәдәният йортында беренче мәртәбә «Морат бабкай укулары» дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Аны оештыру идеясе белән авылдашыбыз, эшкуар Мөдәррис әфәнде Латыйпов чыкты, һәм үзе төп иганәче дә булды.
Безнең авылда Морат бабкай чишмәсе бар. Кем соң ул - Морат хәзрәт? Нинди изге гамәлләр кылган? Ни өчен чишмәгә аның исеме бирелгән? Конференциядә катнашучыларга шул турыда мәгълүматлар җиткерелде.
Морат бабкай Гали авылына 18 гасырда ике энесе һәм сигез улы белән килеп урнаша. Алар мәчет һәм мәдрәсә төзиләр. Халыкка дини белем бирә башлыйлар.
Ә чишмә турында төрле риваятьләр бар. Динсез халык, Морат хәзрәтне агач мичкәгә утыртып, өстен кадаклап, таудан тәгәрәтеп төшерә. Исән калмас, дип уйлыйлар. Әмма, ни хикмәт, ул мичкәдән котыла. Янындагы чишмәне күреп алып, суы белән яраларын юа һәм аның шифалы икәнен аңлый. Яралары төзәлгәч, авылга кайтып, кешеләргә шушы чишмә турында сөйли. Үзе аңа бура ясап куя, һәрвакыт чистартып, карап тора. Шулай итеп, аннары халык чишмәгә аның исемен биргән.
Конференция алдыннан бик күп әзерлек эшләре алып барылды: Морат бабкайның кабере тәртипкә китерелде, ташы яңартылды, чишмә тирәсе чистартылды. Авылыбызның «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары ярдәмендә чарада кунакларга тарату ниятеннән 500 шешәгә чишмәнең шифалы суы тутырылды.
Суфия ханым Сәлимова Самара архивында Морат бабкай турында эзләнүләр алып барган иде. Конференциядә кулланыр өчен шушы һәм башка мәгълүматлар әзерләнде, Морат хәзрәт нәселенең шәҗәрәләре барланды. Авылыбызның ярты халкы - аның дәвамчылары, дини нәсел, имамнар, дин белгечләре.
Чарага, үз вакытында «Гали» мәдрәсәсен тәмамлап, төрле төбәкләрдә хезмәт итүче имамнар килде. Мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин һәм Төркиядән мәдрәсәбезнең беренче мөгаллиме, дин белгече Ясин хәзрәт тә бар иде. Гомумән, халык күп җыелды.
Конференция кысаларында корбан мәҗлесе дә үткәрелде. Морат бабкай каберенә зиярәт кылынды, чишмәгә сәяхәт оештырылды. «Гали» мәдрәсәсендә Ясин хәзрәт тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. 30 ел элек бездә белем биргән хәзрәт матур итеп татарча сөйли!
Ямьле, эчтәлекле чара булды бу, әлхәмдүлилләһ. Иганәчебез Мөдәррис әфәнде Латыйповка һәм чараны оештыруда, табын коруда катнашкан, ярдәм кулын сузган һәрбер кешегә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Мәрхүмә Әминә апа Хәмидуллинаның кызлары Наилә һәм Раилә дә, әниебез өлеше булсын дип, виноград китерделәр.
Менә шундый бердәм, дус безнең авыл халкы, Аллаһыга шөкер. Киләчәктә дә шулай бергә гөрләп яшәргә язсын! Изге күңелле Морат бабкаебызның да рухы шатлангандыр, урыны җәннәт түрләрендә булсын!»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз