Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсендә яшәүче ветеран укытучы: Укыту - кешене тәрбияләү, формалаштыру дигән сүз
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Укыту - кешене тәрбияләү, формалаштыру дигән сүз» язмасы чыкты.
Гайсиннарның атаклы укытучылар династиясе Вагай җирлеге белән горурланган халкы күңелендә аерым урын алып тора. Гомумән әйткәндә, фидакарь хезмәтләре белән өлкә күләмендә танылган бертуганнар, балалары һәм аларның токымы турында тарихи китап язарлык. Ә без бүген бу көннәрдә 80 яшен бәйрәм иткән, 37 ел педагогик хезмәт стажлы халык мәгарифе отличнигы, «Хөрмәт билгесе» орденына ия булган РФнең атказанган укытучысы һәм 28 ел буена Вагай урта мәктәбен җитәкләгән җитәкче Ишмөхәммәт абый Гайсин турында сөйләячәкбез.
Күренекле җитәкче-педагогны юбилее белән котларга Вагай авылында яшәүче Асия Газиз кызы белән Ишмөхәммәт Хәннән улы Гайсиннар йортына район хакимият башлыгы Сергей Сидоренко, мәктәп директоры Рәшид Тәүләтбаев җитәкчелегендә коллегалары, укучылары, ветераннар советы әгъзалары һәм, әлбәттә, бала-оныклары, күпсанлы туганнары җыелышып килделәр.
Биредә кунакларны милли ризыклар белән тулы табын көтә иде. Хакимият башлыгы юбилярга тантаналы рәвештә Россия Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын һәм бүләкләрен тапшырганнан соң, һәркем йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерергә ашыкты. Юбиляр һәркемне зур игътибар белән тыңлап, һәрберсенә аерым рәхмәтен белдерде.
«Укыту - кешене тәрбияләү, формалаштыру дигән сүз», – менә шундый тормыш девизы белән яши ул - тәҗрибәле, иҗади фикер йөртүче, югары культуралы, аралашучан ветеран укытучы. Вагай районының Усак, Птицы, Коллар сигезьеллык, Вагай урта мәктәпләрендә эшләгән елларында хезмәткәрләре күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырган, күпләре өчен ихлас дус та булган зирәк һәм профессиональ җитәкченең тормыш юлы горурланып искә алырлык, гыйбрәтле, дулкынландыргыч, күңелле мизгелләргә бай булды...
Ишмөхәммәт Хәннән улы 1944 елның 25 октябрендә Вагай районының Томская авылында колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе 4 сыйныф күләмендә белемгә ия булып, вакытына карата, шактый укымышлы кеше була һәм 1950 елга кадәр ул Сталин исемендәге колхозда хисапчы-бухгалтер булып эшли. Ләкин 1957 елда, зур гаиләсен ятим итеп, авырып үлеп китә. Әниләре Нәзифә Кадыйр кызы 7 бала белән ялгыз кала.
Мохтаҗлык, тормыш кыенлыкларына карамастан, укый-яза белмәгән ана, иренең васыятен үтәр өчен, бар ихтыяр көчен җыеп, балаларына белем бирергә тырыша. Ниләр генә күрергә туры килсә дә, ул максатын тормышка ашыра. Балалары да әниләренең йөзенә кызыллык китермәс өчен, бөтен тырышлыкларын куялар. Шулай итеп Нәзифә Кадыйр кызының 4 баласы педагогик (аларның өчесе - югары), икесе – медицина өлкәсе буенча белем алып, бер кызы кулланучылар кооперациясе системасы һөнәрен үзләштереп, өлкәдә күренекле, якташларының хөрмәтен яулаган шәхесләр булып җитештеләр.
Ишмөхәммәт Хәннән улы Иваново урта мәктәп-интернатын тәмамлаганнан соң, 1962 елда Тубыл педагогия институтына физика-математика факультетына укырга керә, 1969 елда уку йортын гел «5»ле билгеләренә генә тәмамлый. Укуының өч еллык тәнәфесе армиядә хезмәт итүенә бәйле була. Шул ук елда яшь белгеч Усак сигезьеллык мәктәбе директоры итеп билгеләнә, ә аннары берничә ел Птицы сигезьеллык мәктәбен җитәкли. 1972 елның ноябреннән ул район халык мәгарифе бүлеге мөдире вазифасын башкара, ә 1978 елның августында Вагай урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры итеп билгеләнә.
Принципиаль, компетентлы, югары квалификацияле, тәҗрибәле җитәкче 2006 елга кадәр мәгариф системасында эшли. Ишмөхәммәт Хәннән улы төп вазифасы белән беррәттән шактый вакыт җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә: мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты президиумы әгъзасы була, ике дистә елга якын «Белем» җәмгыятенең район оешмасы рәисе эшен алып бара, 1972-1975 елларда халык депутатларының район һәм өлкә Советы депутаты, 1988 елда Мәскәүдә узган Бөтенсоюз мәгариф хезмәткәрләре съездына Тубыл һәм Вагай районнарыннан делегат итеп сайлана.
«Күңелемнән үткәнгә мөрәҗәгать итеп һәм нәтиҗәләргә анализ ясап, ышаныч белән әйтә алам, мәгариф учреждениеләре җитәкчесе буларак, эшем сизелерлек уңай нәтиҗәләр китерде, шуңа күрә, гомумән, канәгатьлек тә алдым. Бик җитди кыенлыкларга карамастан, тормыш кызыклы һәм бай булды», - дип әйтә район педагоглары, җәмәгатьчелек, укучылар, ата-аналар арасында лаеклы абруй казанган юбиляр.
Алдынгы педагогик тәҗрибәне гомумиләштергән һәм тараткан өчен Ишмөхәммәт Хәннән улы «Белем» җәмгыятенең Омск өлкә оешмасы президиумының Мактау грамотасына да ия булды. Аның күпьеллык фидакарь хезмәте күп тапкырлар район, өлкә, бөтенроссия, республика дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, шулай ук орден һәм медальләр белән билгеләнде.
Хатыны - «Халык мәгарифе отличнигы» Асия Газиз кызы гомер буе тугрылыклы ярдәмчесе булып, тормыш иптәше җитәкләгән мәктәпләрдә балаларга рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укытты. Алар үзләре кебек белемгә омтылучы, максатчан, уңышлы 3 егет тәрбияләп үстерделәр. Өлкән уллары Рөстәм Төмән индустриаль институтын тәмамлап, Вагай районы хакимиятендә торак-коммуналь хуҗалыкта баш инженер булып эшли. Икенчеләре - Илдар, озак еллар «Сельский труженик» район газетасының баш мөхәррире вазифасын уңышлы башкарып, хәзерге көндә район башлыгының беренче урынбасары булып хезмәт итә. Азат – Түбән Варта шәһәре хакимиятенең җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсенең баш белгече.
Лаеклы ялда булса да, Ишмөхәммәт Хәннән улы өйдә утырмый. Бүген дә аны «Сельский труженик» район газетасына корректор буларак эшкә чакырып торалар. Зур тормыш тәҗрибәсе аңа журналистлык эшчәнлегендә дә кирәк булды. Һәм, әлбәттә, туган мәктәбендә ул һәрвакыт хөрмәтле кунак, яшь педагоглар өчен акыллы киңәшче, зирәк остаз да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз