Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсендә яңа мәчет ачылды
Төмән өлкәсенең Тубыл муниципаль округының Кутарбитка авылында яңа мәчет ачу тантанасы булды. Бу хакта «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.
Мәчетнең рәсми ачылышы хөрмәтенә тасманы кисү тантанасын Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Абдуррахман хәзрәт Камалиев һәм җирле мөселман җәмгыяте җитәкчесе Альберт хәзрәт Ташбулатов үткәрде.
Габдуррахман хәзрәт үзенең чыгышында төзелешкә үз өлешен керткән дин тотучыларга рәхмәт белдерде һәм акчалата ярдәм итүчеләр дә, хезмәтләре белән ярдәм итүчеләр дә Аллаһы Тәгалә бүләгенә өметләнә ала, дип билгеләп үтте. Төзелештә актив катнашучыларга Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковның һәм Төмән өлкәсе милләтләр эшләре Комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
2021 елда җирле халык гражданнар җыены уздырган, анда мәчет төзелеше өчен җир алу өчен имзалар җыйганнар. Мәчет төзелешен һәм документларны рәсмиләштерүне халык бертавыштан Альберт хәзрәт Ташбулатовка ышанып тапшырган. Авылның булачак мәчетенә беренче нигез ташы 2022 елның җәендә салынган.
Мәчет заманча материаллар кулланып төзелгән һәм барлык кирәкле коммуникацияләр белән җиһазландырылган. Мәчет имамы Альберт хәзрәт рәсми дини белем алган. Шулай итеп, җирле мөселманнар өчен исламны өйрәнү һәм дин кануннарын үтәү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз