Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсендәге Яңа Кәешкүл авылында «Яфрак бәйләү бәйрәме» узды
Төмән өлкәсендә чыгучы «Яңарыш» газетасында Рәхилә Уразаеваның «Яфрак бәйләү бәйрәме» дигән язмасы чыкты.
«Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында район Сабан туе гөрләп үтте. Аны «Яфрак бәйләү бәйрәме» дип атаганнар.
Җәйнең яме – яшеллек, катнашучыларның палаткаларына ямь биреп каен яфраклары тезелгән иде.
Сабантуйның максаты - Россия Федерациясенең дәүләт милли стратегиясенең үсешенә бәйләп төзелгән: Төмән өлкәсе татарларының милли традицияләрен, мәдәниятен саклау, үстерү һәм яшьләрдә шул традицияләргә позитив хөрмәт тәрбияләү, хәзерге традиция формаларын тормышка ашыру. Талантлы башкаручыларны - сөйләм жанрлары осталарын, җырчыларны, биючеләрне, кул эшләре, милли аш осталарын табып тану да зур әһәмияткә ия.
Бу бик матур, кызык, тирән эчтәлекле Сабантуй программасын һәм сценарийны төзүче - Яркәү районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Нурания Шарыгина. Алар автономия вәкиле - Яркәү мәдәният үзәге белгече Зөлфия Балдина тәкъдиме белән әзерләнгәннәр.
Бәйрәмгә бик күп кунаклар - Вагай, Исәт, Тубыл, Төмән районнарыннан, төньяк шәһәрләреннән дә килгәннәр. Шулай ук Яркәү районы башлыгы Евгений Золотухин, социаль сораулар буенча рәис урынбасары Светлана Ожгибесова, Нурания Фәһим кызы һәм башкалар тәбрикләделәр.
Сабантуй ике катлы мәктәп каршында узды. Тыш як стенасында махсус хәрби операциядә һәлак булган Илфат Әнвәровның зур портреты урнаштырылган. Дулкынландырып Россия гимны яңгырады. Җыелган халык аягүрә басты. Яшел төстәге матур Сабантуй әләмен махсус хәрби операциядә катнашучы, хәзерге көндә ялга кайткан Алмаз Абдразаков күтәрде.
Яңа Александровка җирлеге имамы Ишмөхәммәт хәзрәт Аитов бәйрәмне ачты. «Сабантуйлар буыннарга дәрт, йөрәкләргә кодрәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил–җиребез тыныч, бала-чагаларыбыз, туган-тумачаларыбыз сау-сәламәт булсын», - дигән теләкләрен җиткерде ул.
Элек-электән кунакчыл Сала авылы вокал төркеме кызлары килгән кунакларны көчле яңгырашлы «Хуш киләсез!» дигән җыр белән каршы алдылар.
Бәйрәмдә җиде авыл вәкилләре катнашты: Маранка, Иевлево, Сорокино, Плеханово, Яңа Александровка, Ваңгы, Иске Александровка (Карбан, Тархан, Аксарино авылларыннан).
Делегацияләр транспарантлар күтәреп тантаналы музыка яңгырашында атлап килеп бастылар. Җыелган халык авыл хуҗалыклары вәкилләрен көчле алкышлар белән каршы алдылар. Алып баручылар - Илдус Галиев белән Алсу Алиева һәрбер авыл җирлегенең яхшы якларын әйтә барды.
Барлык делегацияләр дә матур татар милли киемнәрдә иде. Көне буе моң яңгырады, дәртле биюләр карадык. Сала кызлары үзләре уйлап тапкан «Каенкаем» дигән бию башкардылар. Ак күлмәкләр киеп, яшел яулыклар бәйләп, кулларына яфраклар тотып рәхәтләнеп биеделәр. Бар халык шат йөзле, туганнар, дуслар белән күрештеләр.
Төмәннән, яшьләр үзәгеннән Фәрид Корманов килгән иде. Ул да берничә җыр башкарды. Казан җырчысы Рөстәм Егоров матур тавышы белән таң калдырды. Җыр яңгыраган саен халык уртага төшеп биеде. Палаткаларда элекке татар тормыш-көнкүреше чагылдырылган, татар халык ашлары тәкъдим ителгән иде.
Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган, ветераннарга зур хөрмәт, рәхмәтләр белдерү өчен әзерләнгән иҗади тематик мәйданчыкта «Чемоданда музей», «Солдат тарихы» һәм «Геройлар елы» уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын күрсәткән күргәзмәләр булды.
Клуб хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында каты бәрелешләрдә катнашкан сугыш ветераны Әмир бабай Айткулов турында сөйләделәр. «Музей чемоданы»нда аның портреты, хатыны Әкълимә апа белән төшкән рәсеме, орденнар, медальләр белән бизәлгән костюмы, Әмир абый турында мәкалә язылган китап, кыр сумкасы һәм «Фронтовики» альбомы куелган.
«Менә бу – яфрак» себерке конкурсы берничә номинациядә үтте.
«Чәй эчәргә – озак яшәргә» конкурсында киптерелгән дару үләннәре тәкъдим ителде. «Аттракционнар» иҗади мәйданында да уеннар милли колорит белән узды.
Спорт буенча ярышлар: волейбол, армрестлинг, гер күтәрү, көрәш, канат тартышуда да актив катнаштылар. Фестивальдә, спорт ярышларында җиңүчеләр дипломнар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Нурания Шарыгина күчмә эстафетада «Сабантуй» символын Яңа Кәешкүл хуҗалыгыннан өлкә Сабан туенда өченче урын алган Сорокино авылына тапшырды. Сорокино авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Мавлютов эстафетаны кабул итте. Башлыкка бүләккә микроволновка бүләк иттеләр.
Нурания Фәһим кызы оста җырчылар, биючеләрне призлар, Рәхмәт хатлары белән тәбрикләде. Татар мәдәниятен саклау һәм халыкара дуслык урнаштырган өчен Төмән өлкәсе депутатыннан Рәхмәт хаты Яркәү районы вәкиле Майнур Мөхәмәтьяровага, Мирсад Карымов, Зөлфирә Басыровага бирелде. Яркәү районы администрациясеннән Рәхмәт хаты белән Азат Хәйруллин, Абилә Альмукова, Хәҗия Абдуллина, Хәйдәр Әнвәров, Таштимер Абдразаков, Алсу Алиева тәбрикләнде.
Сабантуй спонсорлары: Ринат Гильманов, Зөфәр Зиятдинов, Наталья Осоткина, Сергей Колбин булдылар.
Авыл халкы исеменнән Сабантуй бәйрәмен оештыручыларга, катнашучыларга, спонсорларга зур рәхмәтебезне белдерәбез».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз