news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсендә хәләл туңдырма җитештерә башладылар

Төмәннең «Ландис» компаниясе хәләл туңдырма җитештерүне җайга салды. Ул предприятиедә тыелган ингредиентларны кулланмавын раслап, «Хәләл» сертификаты алган. Бу хакта Төмән өлкәсе агросәнәгать комплексы департаментына сылтама белән Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген Төмән җитештерүчеләре хәләл туңдырма ясауның яңа линиясен эшләтеп җибәрде. Предприятие Төньяк Кавказның «Хәләл» сертификация үзәгендә сертификат алган. Шулай итеп, Төмән җитештерүчесе предприятиедә тыелган ингредиентларны кулланмавын раслады», диелә хәбәрдә.

«Ландис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять предприятиесендә 40 төрле туңдырма ясыйлар. Узган ел 1 200 тоннага якын продукция җитештерелгән.

«Ханты-Манси автономияле округы, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Свердовск өлкәсендә яшәүчеләр Төмәндә җитештерелгән туңдырманың тәмен яхшы белә. 2023 елда продукцияне зур сәүдә челтәрләренә чыгара башладылар, бу бөтен Россия буенча диярлек туңдырма сату географиясен киңәйтү мөмкинлеге бирә», - диделәр департаментта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100