news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсендә туган Рөстәм Сәйфуллинга Россия Герое исемен бирделәр

Төмән өлкәсендә туган Рөстәм Сәйфуллинга Россия Герое исемен бирделәр
http://yanarish72.ru/

Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында «Рөстәм Сәйфуллин Россия Герое исеменә лаек булды» дигән язма чыкты.

Яраланган Рөстәм Сәйфуллин Мәскәү шәһәренең академик Н.Бурденко исемендәге Баш хәрби клиник госпиталендә дәвалана. Табиблар югары квалификацияле ярдәм күрсәтүләре аркасында, ул тиз арада төзәлүгә бара. Бу турында Дәүләт Думасы депутаты Иван Квитка хәбәр итте. «Тормыш иптәше Наталья ире яныннан китми, кәефләре яхшы», – дип өстәде ул.

Подполковник Рөстәм Гали улына 39 яшь. Ул Төмән өлкәсенең Вагай авылында туган. Рөстәм кечкенәдән ук ярдәмчел, хезмәт сөючән булган, спорт белән мавыккан, хәрби булырга хыялланган. Урта белем алгач, хыялын тормышка ашыра: 2000 елда ул Төмән югары хәрби-инженер команда училищесына укырга керә, аны алтын медаль белән тәмамлый. Уку вакытында офицерларның дүрт төр ярышында спорт мастерлыгына кандидатның спорт нормативларын үти.

Училищены тәмамлаганнан соң, Рөстәм алга таба хезмәт итү өчен Төньяк-Кавказ хәрби округын сайлап ала һәм взвод командиры вазыйфасында Чечен Республикасында хезмәт итә. Хәрби бурычны намуслы үтәгәне өчен офицерга вакытыннан алда өлкән лейтенант дәрәҗәсе бирелә. Аннан соң мотоукчылар полкының аерым инженер-сапер ротасы командиры вазыйфасына билгеләнә. Бу чорда Рөстәм үзенең шәхси составы белән бергә якын-тирә территорияне һәм объектларны миналардан чистартуда катнаша.

Сәйфуллинның хезмәт исемлеге җитди. 2020 ел башында аны Ишимда гомуми гаскәр армиясенең инженер-сапер полкы командиры итеп билгелиләр, анда Рөстәм Гали улы Ишим гарнизоны начальнигына кадәр үсә. «Авырлыктан беркайчан да курыкмадым», - дип әйтә ул. Донбассны неонацистлардан азат итү буенча махсус операция башланганда да, ул беренче рәтләрдә була. Инженер-сапер полкы командиры берничә тапкыр шәхсән үзе Луганск һәм Донецк халык республикаларының тыныч халкын яклау буенча махсус хәрби операция барышында елга аша кичү белән җитәкчелек иткән. Җимерелгән участокны яңадан торгызып, елганы кичкән вакытта, дошман тарафыннан яраланган, ләкин бер айдан соң сафка әйләнеп кайткан. Командованиесе куйган сугышчан бурычларны үтәвен дәвам иткән.

Батыр йөрәкле якташыбыз шартлаган кассета снарядыннан беренче җәрәхәтләр алуын искә төшереп: «Тиз арада төзәлдем һәм яңадан - сугышка! Ә бу яралану... инде авыррак ... Исән калуым – үзе бер могҗиза! Мина аяк астында шартлады», - дип сөйли. Рөстәм Сәйфуллин аңын югалтканчы, автомат каешын салдырып, кан югалтуны туктату өчен, каешы белән аягын кысып тоткан. «Хезмәттәшләремнән ярдәм вакытында килде, аларга зур рәхмәт», – дип ассызыклый подполковник.

Иван Квитка каһарманга тиз арада аякка басу өчен көч һәм сәламәтлек теләде. «Дәваланганнан соң Рөстәм өйгә кайтачак, сугышчыны туганнары һәм дуслары көтә. Һичшиксез, аңа ярдәм итәчәкбез. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» - дип нәтиҗә ясады депутат.

Бүгенеге көндә Рөстәм Сәйфуллин Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор бу турында үзенең шәхси социаль челтәрләре битендә: «Үз-үзен кызганмыйча, Рөстәм Сәйфуллин Россия иминлеге, азатлыгы, Донбассны һәм Украинаны неонацизмнан азат итү өчен көрәште. Якташыбыз хәрби бурычына ахыргача тугры калды. Төмән өлкәсе үзенең Герое белән горурлана!» – дип язды.

Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100