news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсендә Тубыл губерниясендә мәчет кенәгәләренә багышланган китап тәкъдим ителде

Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасында «Галимәләребез халык белән очраштылар» дигән язма чыкты. Аның Тубыл районының Маслау авылыннан ветеран укытучы Рәшидә Бакиева язган.

Быелгы елның Мәүлид бәйрәмен Тубыл районы Пушнаш мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләмгә хөрмәт күрсәтеп, аның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү нияте белән аш үткәрдек. Аллаһы йорты шыгрым халык белән тулды. Бәйрәмгә 2022 елда дөнья күргән «Комаровские мечетные книги Тобольской губернии XIX начала ХХ веков» китабының зур дәрәҗәле авторлары үзләренең хезмәтләре белән таныштырырга килделәр һәм 3 китапны бүләккә тапшырдылар.

Филология фәннәре докторы - профессор Гүзәл Фәйзуллина белән филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова халыкка матур әдәби татар телендә бик аңлашлы итеп чыгыш ясадылар. Презентация тәмамлануга Тубыл шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских белән ТНВ каналы журналистлары да килеп җиттеләр. Халыкны бәйрәм белән котлап һәм башка үзләренең мәгълүматлары белән чыгыш та ясадылар. Мин Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) нең кыскача тормыш юлы белән таныштырып үттем.

Кадерле кунакларны Себернең бавырсаклары, тәм-томнары, шифалы себер үләннәре белән чәй эчәргә мин үз йортыма да алып кайттым һәм зур канәгатьлек белән озатып калдык. Казан кунакларын үз машинасында йөрткән егетебез Нариман Шамаковка Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре төшсен.

Менә шулай Себер-Казан араларының киңәюен, татар теленең һәр татар өчен кирәклеген күрсәтү өчен әһәмиятле чараларның берсе булды бу очрашу. Җыелган халык, бәлки ТНВ да үзебезне дә күрербез, дигән өметтә калдылар.

Мәүлид бәйрәмендә катнашкан барлык кешеләргә муллаларыбызның догаларында теләгән изге теләкләре кабул булсын. Аллаһы Тәгалә дин юлындагы халыкка хезмәт күрсәткән муллаларыбыз Әхмәт Ишмөхәмәтовка, Рафаэль Сәитовка, Илфат Абдуллинга халык исеменнән зур рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Җыелган халыкны үз хуҗалыгыннан кәҗә ите, сөте белән сыйлаган ветераннар оешмасы җитәкчесе Фәүзия белән Ибәтулла Мәмәтовларга да меңнәрчә рәхмәтләр яусын. Матур бәйрәм-очрашулар дәвам итсен, илдә тынычлыклар урнашсын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100