Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсендә төбәк мәчетләре буенча уникаль туристик маршрут булдыру карала
Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковның Ялутор туристлык агентлыгы җитәкчесе Анастасия Прегаева белән эшлекле очрашуы булды. Очрашу барышында төбәк мәчетләре буенча уникаль туристик маршрут булдыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Фикер алышуда шулай ук Ялутор муниципаль округы имам-мөхтәсибе Равис хәзрәт Мөлеков һәм Ялутор шәһәре мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов катнашты, катнашты дип хәбәр итә Төмәннең «Яңарыш» газетасы.
Мөфти төбәккә күбрәк туристлар җәлеп итү генә түгел, ә кунакларны мөселманнарның рухи мәдәнияте мирасы белән таныштыру мөмкинлеге бирә торган проект булдыруның мөһимлеген ассызыклады. Очрашу нәтиҗәләре буенча маршрут концепциясе өстендә эшне башлау һәм аңа кертеләчәк төп истәлекле урыннарны билгеләү турында карар кабул ителде. Ике як та уңышлы хезмәттәшлеккә ышаныч белдерделәр һәм яңа туристик маршрут сәяхәтчеләр арасында популяр булыр дип өметләнәләр.
«Әлеге проектның максатларының берсе итеп без кешенең дөньяга карашын киңәйтүне күрәбез. Туристлык маршрутында катнашучылар ислам диненең чисталыгы һәм матурлыгы турында дөрес мәгълүматлар ала алачак. Тур кысаларында мөселман җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм имамнары белән очрашу, мәчетләр төзелеше һәм авыллар барлыкка килү тарихы белән танышу күздә тотыла», - дип билгеләп үтте Равис хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз