news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсендә татар халкының борынгы милли бәйрәме – «Карга боткасы» узган

Төмән өлкәсендә татар халкының борынгы милли бәйрәме – «Карга боткасы» узган
Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Себер татар дөньясы» төркеме

Төмән өлкәсенең Яулытора районы Кашавыл авылы татар мәдәнияте үзәге территориясендә татар халкының иң матур һәм борынгы бәйрәмнәреннән берсе – «Карга боткасы» узган. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендә Төмән өлкәсендә яшәүче себер татарларының тормышы турында язучы «Себер татар дөньясы» төркеме хәбәр итте.

Бу бәйрәм тирән тарихи тамырларга ия. Ул яз килүен, табигать уянуын, күчмә кошларның туган якларга әйләнеп кайтуын символлаштыра. Традицион бәйрәм яңарыш, өмет һәм яңа тормыш чоры башлануын белдерә.

«Карга боткасы» йоласына туры китереп үткәрелде – балалар өйдән-өйгә йөреп ярма җыйды, такмаклар әйтте, җыр-биюләр белән күңел ачты, бергәләп ботка пешерде һәм беренче кашык белән кошларны сыйлады. Кызлар һәм малайлар өчен яз, кошлар турында табышмаклар да әзерләнгән иде. Бу балаларыбызда әйләнә-тирә дөньяга карата хөрмәт һәм сак караш тәрбияләү, табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү өчен мөһим, диелә хәбәрдә.

Милли традицияләребез аша балаларда үз тамырларына карата хөрмәт, туган телгә мәхәббәт һәм милли җанлылык тәрбияләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot