Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсендә татар утары тәкъдим ителде
Төмән өлкәсендәге Түбән Тәүде районында «Иң яхшы тракторчы-машинист-2026» өлкә конкурсы узды. Тарман территориаль бүлеге Тарман мәдәният йорты, «САЗ» этнографик фольклор ансамбле катнашучылары, мәдәният волонтеры һәм Тарман авыл китапханәчесе белән берлектә кунакларга татар ишегалдын тәкъдим итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар утарында музей фондыннан икмәк үстерү әйберләре: бодай башаклары, урак, тегермән, икмәк пешерү формасы, колмак тәкъдим ителгән.
«Икмәк – безнең байлыгыбыз» күргәзмәсе Тарман авылының мактаулы тракторчы-игенчеләре фоторәсемнәре белән тулыландырылды. Катнашучылар кунакларны кыздырылган бодай, кайнар икмәк белән каршы алдылар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз