news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсендә татар телен өйрәнү курслары яңадан эшли башлады

Төмән өлкәсендә татар телен өйрәнү курслары яңадан эшли башлады

Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе базасында татар телен өйрәнү курслары яңадан эшли башлады. Һәр якшәмбе 11.00 сәгатьтә оешманың офисы ишекләре туган телгә, аның байлыгына һәм моңына сусаган кешеләр өчен ачыла. Бу хакта «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Бу юлы туган тел дәресләрен өйрәнү инициативасын өлкә татар яшьләре берлеге активистлары үз өсләренә алган. Яшьләрнең бу омтылышы бигрәк тә сокландыра – алар үзләре туган телне тирәнрәк белүгә омтылу гына түгел, ә башкаларны да шул изге эшкә җәлеп итәләр. Бүгенге көндә төркемдә 15 кеше шөгыльләнә. Әмма ишекләр туган телне өйрәнергә теләгән һәркем өчен ачык, яңа йөзләрне дә бик теләп көтәләр.

Дәресләрне тәҗрибәле һәм белемле остазлар алып бара. Аларның берсе – Төмән дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган белгеч Регина Исмәтуллина. Икенчесе – «Уңган хатын-кызлар» клубы актив катнашучысы Мәсхүдә Дәүләтшина. Аларның икәсе дә туган телгә чиксез мәхәббәт белән янып яшиләр һәм бу җылылыкны укучыларына да өләшәләр.

«Дәресләр бушлай», - дип хәбәр итте өлкә татар автономиясе советы җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина. «Туган телне саклау, аны киләсе буыннарга тапшыру – һәрберебезнең изге бурычы. Әгәр сез дә тел байлыгыбызны тирәнрәк өйрәнергә, аралашырга, яңа дуслар табарга телисез икән – һич икеләнмичә килегез! Туган телдә аралашу – күңелгә җылылык, күңелгә моң өсти, борынгы әби-бабаларың белән бер дулкында булуыңны аңлата», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot