news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсендә татар фольклорына багышланган чаралар башланды

Төмән өлкәсендә татар фольклорына багышланган чаралар башланды
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarish72.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында «Татар фольклоры» проекты» дигән язма чыкты.

Төмән районы, Талымхан авылы китапханәсе «Татар фольклоры» исемле мәдәни-мәгърифәт проекты оештыра. Бу чарада балаларны фольклорның жанрлары төрлелеге, әдәби әсәрләре белән таныштыру максаты куела.

Милли культура халыкта үсеп килүче буынга сабый вакытларыннан ук кызыксыну уятсаң гына гасырларга сакланып кала алачак. Китапханәче Рауза Азанова проектның беренче сәхифәсендә «Татар орнаменты» белән таныштыра.

Балалар халкыбызның орнаментлары төрлелеген, аларның үзенчәлеген өйрәнделәр. Рауза Зиннәтулла кызы балаларга милли татар костюмнары үрнәкләрен күрсәтте. Чарада катнашучылар кызыксынып кәзгазьдән киселгән түбәтәй, алъяпкыч, читекләргә төрле бизәкләр төшерделәр.

Проектның икенче сәхифәсе – «Милли уеннар» балалар Сабантуенда уздырылачак, дип яза Төмән районы Талымхан авылыннан Рәйсә Рәхимова яза.

news_right_1
news_right_2
news_bot