Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсендә «Таң йолдызы» һәм «Халык сәнгате» конкурсларының гала-концерты узды
Октябрь аенда Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре старт алган иде. 15 декабрьдә аның кысаларында төрки телле халыкларның ХХХIV өлкә «Таң йолдызы - 2025», шулай ук ХХ өлкә «Халык сәнгате» үзешчән сәнгать иҗаты конкурсының гала-концерты үтте. Бу хакта «Себер татар дөньясы» телеграм-каналы хәбәр итә.
Татар мәдәнияте көннәрен йомгаклау тантанасында тамашачы конкурста җиңгән 34 җыр-бию коллективының, ансамбльләр, нәфис сүз осталарының, җырчыларның затлы чыгышларын тыңлады.
Быелгы сайлап алу турларында Яркәү, Вагай районы, Уват, Тубыл, Аромаш, Исәт, Ялутор, Заводоуковский районнары үзешчән сәнгать осталары катнашты. Татар мәдәнияте көннәре Төмән өлкәсе Хөкүмәте, Милләтләр эшләре комитеты ярдәме белән үткәрелә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз