Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсендә «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгесе узды
Төмән шәһәрендә XIII төбәкара «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгесенең финалы узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Финал кичәсе җирле татарларының мифлары һәм риваятьләре мотивларына нигезләнгән театральләштерелгән тамаша форматында оештырылды. Быелгы финал бәйгесендә җиде кыз һәм җиде егет катнашты. Алар бер ай дәвамында мөстәкыйль әзерлек алып бардылар, шулай ук ике атналык интенсив җыеннарда белемнәрен арттырдылар. Катнашучылар тарих, ислам нигезләре, татар теле, милли һөнәрләрне үзләштерделәр, сәхнә теле һәм хореография буенча осталыкларын камилләштерделәр.
Бәйгенең төп титуллары һәм 300 мең сум күләмендәге акчалата бүләкләр Төмән вәкилләренә насыйп булды: Вероника Бикмулина «Себер йолдызы» исеменә лаек булды, ә Салават Ваһапов «Татар егете» титулын яулады. Җиңүчеләргә шулай ук бүләкләр һәм Казан шәһәренә сәфәрләр тапшырылды. Вероника Бикмулинаны алда 2026 елның августында узачак Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналында катнашу көтә, ул Төмән өлкәсен тәкъдим итәчәк.
Төбәкара «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгесе 2008 елдан бирле үткәрелә. Бәйгенең төп максаты — сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга үсеш мөмкинлекләре тудыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз