news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

25 майда Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте съезды була

25 майда Төмән өлкәсе Иҗтимагый палатасы мәйданында өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте съезды була.

Анда мөселман дини оешмалары һәм Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте составына керә торган төркем делегатлары катнаша. Төмән шәһәре, Төмән һәм Түбән Тәүде  мөселман дини оешмалары вәкилләре җыелачак. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итте.

Өлкәнең башка районнары делегатлары чарада дистанцион рәвештә катнаша ала. Моның өчен район хакимиятләрендә съездда катнашучылар өчен мәйданчыклар һәм Иҗтимагый палата белән туры элемтә оештырылачак.

Съездда оешманың рәисен сайлау, уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, якындагы елларга башка эшчәнлек мәсьәләләрен карау планлаштырылган.

Делегатларның паспорты булу мәҗбүри. Съезд мәйданчыгына керүчеләр битлек кияргә тиеш.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100