Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсендә өлкәннәр көне уңаеннан «Алтын чор» дип аталган музыкаль кичә узды
Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәнияте үзәгендә өлкән буын вәкилләре өчен «Алтын чор» дип аталган музыкаль кичә узган. Бу хакта Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәнияте үзәге хәбәр итте.
Мәдәни чара Өлкәннәр көненә багышланган һәм төбәктә уңышлы гамәлгә ашырылучы «Төмәнчә актив озын гомер» өлкә акциясе кысаларында оештырылган. Бәйрәм өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар, хөрмәт һәм күтәренке кәеф бүләк иткән.
Кичә дустанә атмосферада, хуш исле чәй өстәле артында узган. Очрашу яраткан моңлы җырлар һәм дәртле биюләр белән үрелеп барган. Чарада катнашучылар тормыш тәҗрибәсе, хатирәләре һәм киләчәккә планнары турында сөйләшеп утырган.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар өлкән яшьтәге кешеләргә яңа танышлар табарга, уңай эмоцияләр алырга һәм озын гомерле булырга ярдәм итә. Акция киләчәктә дә үз эшен дәвам итәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз