Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсендә мәчет төзелешенә акча җыялар
23 декабрьдә «Төмән өлкәсенең Вагай районы Вагай авылы җирле мөселман дини оешмасы» Вагай авылында мәчет төзелешенә багышланган Коръән ашы үткәрелә.
Төмән өлкәсенең Вагай районы бай тарихлы, борынгы гореф-гадәтләре, нигездә Себер татарлары яшәгән себер-татар җирлекләрен үз эченә алган районнарның берсе. Районда 26 мәчет эшли, һәр себер-татар җирлегенең үз мәчете бар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2016 елда «Төмән өлкәсенең Вагай районы Вагай авылы җирле мөселман дини оешмасы» рәсми рәвештә теркәлгән, аны Туктасын хәзрәт Колмәмәтов җитәкли.
Барлык кирәкле документларны килештерү һәм дәүләт экспертизасын узу процедурасыннан соң, 2022 елның маенда мәчет төзелеше башланды. Мәчет өчен 4480 квадрат метр җир кишәрлеге бирелгән. Мәчеткә 150гә якын кеше сыя, анда ирләр һәм хатын-кызлар залы булачак.
Хәзерге вакытта мәчетнең нигезе салынган, беренче кат плитәләр белән ябылган һәм киләсе елга кадәр консервацияләнгән.
Мәчет төзелешен дәвам итү өчен, аерым алганда, мәчет диварын торгызу һәм тышлау өчен финанс ярдәме таләп ителә. Шуңа бәйле рәвештә «Мәчет өчен бер миллион» акча җыю акциясе игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз