news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсендә «Искернең тарихи язмышы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була

5 августта Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә «Искернең тарихи язмышы» XIV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була. Ул «Искер-җыен» XIII Халыкара себер татарлары мирасы тарихи мәдәни фестивале кысаларында уза.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада «Себер татарлары һәм аларның хөзерге тормыштагы роле», «Себер татарларының изге урыннарында тикшеренүләр», «Хәзерге шартларда себер татарларының туган телләрен саклау» һ.б.темалар буенча фикер алышу планлаштырыла.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot