news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсендә узачак «Себер бавырсагы» гастрономия фестивалендә рекорд куярга җыеналар

Төмән өлкәсендә узачак «Себер бавырсагы» гастрономия фестивалендә рекорд куярга җыеналар
Фото: «Себер бавырсагы» гастрономия фестиваленең "ВКонтакте" челтәрендәге битеннән

Төмән өлкәсендә III «Себер бавырсагы» гастрономия фестиваленә гаризалар кабул ителә. Быел әлеге бәйрәм Тубыл районының 100 еллыгына багышлап үткәреләчәк. Бу хакта Төмәннең «Яңарыш» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.

Оештыручылар анда Төмән өлкәсе генә түгел, Россиянең башка төбәкләре командаларын да катнашырга чакыра. Бәйрәмдә катнашучыларның бурычы – биеклеге һәм диаметры буенча иң зур бавырсак пешерү. Җиңүченең нәтиҗәсе «Россиянең рекордлар китабына» кертеләчәк. Анда 2021 елда узган I Гастрономия фестивалендә Тубыл районының Санников авыл җирлеге осталары командасы пешергән иң зур Себер бавырсагы теркәлгән инде. Аның киңлеге – 62 сантиметр, биеклеге 32 сантиметр тәшкил итә.

Фестиваль 22 июль көнне Прииртышский бистәсенең «Сибиряк» спорт комплексы стадионында узачак. Чарада катнашу өчен заявкалар 14 июльгә кадәр кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot