news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсендә «ЭтноҖәй — 2026» VI өлкә милли иҗат фестивале узды

Төмән өлкәсендә «ЭтноҖәй — 2026» VI өлкә милли иҗат фестивале узды
Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Төмән өлкәсе татарлары» төркеме

Төмән өлкәсендә «ЭтноҖәй — 2026» VI өлкә милли иҗат фестивале узган. Фестиваль 100 меңгә якын кешене җыйган. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Төмән өлкәсе татарлары» төркемендә хәбәр ителә.

Россия халыклары бердәмлеге елында Төмәндә VI өлкә милли иҗат фестивале узды. Ул кунаклар саны һәм масштабы буенча өлкәнең иң зур мәдәни вакыйгаларының берсе булды, диелә хәбәрдә.

Оештыручылар әйтүенчә, фестиваль чараларында Төмән өлкәсенең 11 муниципаль берәмлегеннән килгән 25 милли-мәдәни автономия катнашкан. Бәйрәм барлыгы 100 меңгә якын кешене җыйган.

254 коллектив составындагы ике меңнән артык артист иҗади номерлар белән чыгыш ясаган. Моннан тыш, 65 кул эшләре остасы үзенең декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен күргәзмәдә тәкъдим иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot