Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсендә «Этно-мода. Үткәннән киләчәккә» татар милли киемнәре бәйрәме узды
Төмән өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгендә «Этно-мода. Үткәннән киләчәккә» дип исемләнгән татар милли киемнәре бәйрәме узган. Тамаша Себер татарларының борынгы традицияләре белән заманча татар дизайнерларының иҗади карашларын берләштергән. Бу хакта Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.
Чарада тәкъдим ителгән коллекцияләр буыннар арасындагы тыгыз бәйләнешне искәртте һәм мәдәниятебезнең никадәр бай булуын тагын бер кат исбатлады, диелә хәбәрдә.
Тамашачыларга «Корама» клубы осталарының һәм этник моданы саклау һәм үстерү идеясе белән янучы остабикәләрнең эшләре тәкъдим ителгән. Сәхнәдә шулай ук нәни катнашучылар – 62нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм «Жар-птица» мода театрына йөрүче кызлар чыгыш ясаган.
Бу бәйрәм – мода тамашасы гына түгел, ә милләтебезнең рухи байлыгын барлау, аңа заманча сулыш өрү чарасы да.
Дизайнерларның борынгы Себер татарларының костюмнарын заманча стильдә яңартуы милли киемнәрнең көндәлек тормышта да матур һәм актуаль була алуын күрсәтте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз