Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсендә балалар якшәмбе мәктәбендә укучыларны бүләкләделәр
Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең якшәмбе балалар мәктәбендә беренче яртыеллыкка уен формасында йомгак ясалды. Якшәмбе мәктәбе педагоглары Фәйрүзә Бәширова һәм Азиза Мачитова укучылар өчен команда уеннары әзерләгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гарәп әлифбасын өйрәнгән балалар «Коръән укуга стартта» уенында катнашты. Командаларга бүленеп, катнашучылар станцияләрдә сынаулар үтте, анда аларның гарәп телендә укый, хәрефләр һәм иҗекләр яза белүләрен тикшерделәр, балаларга ребуслар чишәргә тәкъдим ителде.
Каникуллардан соң балалар һәр дин тотучы өчен мөһим эшкә – Коръән укуга керешәчәк. Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Йосыпов якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә тырышлыклары өчен мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Калган балалар «Мин үз динемне өйрәнәм» дигән мавыктыргыч уенда катнашып, бүләкләр алды. Ата-аналар комитеты барлык катнашучылар өчен бәйрәм сые әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз