news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсендә балалар өчен «Мин әбием белән мәчеткә барам» дип исемләнгән чара узган

Төмән өлкәсендә балалар өчен «Мин әбием белән мәчеткә барам» дип исемләнгән чара узган
Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Себер татар дөньясы» төркеме

Төмән өлкәсе Муллаш авылы мәчетендә балалар өчен «Мин әбием белән мәчеткә барам» дип исемләнгән дини-агарту чарасы узган. Очрашуны Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте педагоглары үткәргән. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Себер татар дөньясы» төркеме хәбәр итә.

Балалар өчен кызыклы уен программасы әзерләнгән. Кечкенә кунаклар Раббыбыз турында, өлкәннәрне хөрмәт итүнең һәм гаиләдә бер-береңә карата игътибарлы булуның әһәмияте турында белгән. Балалар зур кызыксыну белән уеннарда катнашкан, логик биремнәр үтәгән, ислам турында сорауларга җавап биргән, Коръән аятьләре укыган һәм туганнары өчен дога кылган.

Әбиләр дә оныкларын шатланып хуплады, алар белән иман һәм дин турында белемнәре белән уртаклашты, диелә хәбәрдә.

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте педагогы Фәйрүзә Бәширова сүзләренчә, мондый очрашуларның төп максаты – яшь буынның күңеленә Аллаһка мәхәббәт орлыгын салу. Бу хезмәт киләчәктә, һичшиксез, матур җимешләр бирәчәк, дип саный ул.

Мондый чаралар балаларга дин нигезләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot