news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсе Яркәү районының борынгы Кәеш авылында яңа мәчет ачылды

Төмән өлкәсе Яркәү районының борынгы Кәеш авылында яңа мәчет ачылды
Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Себер татарлары» төркеме

Төмән өлкәсенең Яркәү районы Кәеш авылында зур һәм шатлыклы вакыйга булды – биредә яңа мәчет тантаналы рәвештә ишекләрен ачты. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Себер татарлары» төркеме хәбәр итте.

Әлеге изге эшнең башында 70 яшьлек Ишмөхәммәт хәзрәт торган. Олы яшьтә булуына карамастан, ул авылдашлары һәм дин кардәшләре белән бергәләп, зур тырышлык куеп, яңа мәчет салган. Бу матур башлангычны өлкәнең мөселман өммәте зур куаныч һәм рәхмәт белән кабул иткән.

Яңа мәчетне ачу тантанасы чын бәйрәмгә әйләнгән. Бу мөһим көндә Кәеш авылына Төмән өлкәсенең төрле районнарыннан, Түбән Новгород, Екатеринбург һәм башка төбәкләрдән бик күп кунаклар, дин кардәшләр җыелган. Тантанада катнашучылар иман һәм гыйбадәт йортының әһәмиятен искәрткән.

Авыл халкы һәм килгән кунаклар Ишмөхәммәт хәзрәткә, шулай ук төзелеш эшләренә өлеш керткән һәрбер кешегә рәхмәт белдергән. Яңа мәчет яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, очрашулар үткәрү һәм рухи бердәмлек үзәге буларак хезмәт итәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot