news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсе Ялутор шәһәрендә татар мәдәнияте көннәре башланды

Төмән өлкәсе Ялутор шәһәрендә татар мәдәнияте көннәре башланды
Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Себер татар дөньясы» төркеме

23-28 мартта Төмән өлкәсе Ялутор шәһәре Милли мәдәниятләр үзәгендә татар мәдәнияте көннәре уза. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Себер татар дөньясы» төркеме хәбәр итә.

Программада түбәндәге чаралар планлаштырылган:

  • Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Себер татарларының традицияләре һәм йолалары» туган якны өйрәнүчеләр дәресләре;
  • «Милли галерея» мәдәни-этнографик проектыннан татар милли аяк киеме – читек ясау буенча мастер-класс;
  • «Шүрәле» интерактив спектакле;
  • «Сандугач» татар җыры вокаль ансамбле концерты.

Катнашучыларны милли традицияләр, тере музыка, иҗат һәм җылы атмосфера көтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot