Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсе Ялутор районында «Татар мәдәнияте көннәре» фестивале уза
Төмән өлкәсе Ялутор районының Кашавыл авылы мәдәният йорты бу көннәрдә зур бәйрәм мәйданына әверелгән. Биредә «Татар мәдәнияте көннәре» фестивале кысаларында «Таң йолдызы – 2026» балалар иҗаты һәм «Халык сәнгате – 2026» фольклор коллективлары конкурсларының йомгаклау сайлап алу турлары узган. Чарада Ялутор, Исәт районнарыннан һәм Заводоуковск шәһәр округыннан килгән талантлы артистлар, иҗат коллективлары һәм халык осталары катнашкан. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Себер татар дөньясы» төркеме хәбәр итә.
Фестивальнең программасы гаять бай һәм эчтәлекле булган. Сәхнәдә татар халык җырлары һәм дәртле биюләре тәкъдим ителгән. Чара кысаларында оештырылган декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе кунакларны татар халкының осталыгы белән таныштырган. Биредә чиккән сөлгеләр, милли киемнәр, агачтан ясалган эшләнмәләр һәм калфаклар урын алган. Татар милли ризыклары күргәзмә-дегустациясе исә чын сый-хөрмәт бәйрәменә әверелгән.
30 апрельдә Төмән өлкәсенең төрле почмакларыннан җыелган иң яхшы конкурсантлар зур сәхнәгә чыгачак – фестивальнең йомгаклау гала-концерты узачак. Чара Төмән өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең бердәмлеген чагылдыручы зур тантана булачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз