news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсе Ялутор районында Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр

Төмән өлкәсе Ялутор районының Новотьялово авылы мәчетендә Пәйгамбәр Мөхәммәд Алиның туган көне - Мәүлид ән-Нәбине бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада дин тотучылар, районнан һәм өлкә үзәгеннән кунаклар катнашты. Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Йосыпов чарада катнашучыларга Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковтан сәламләү сүзләрен һәм иминлек теләвен җиткерде. Дин тотучыларга мөрәҗәгатендә Искәндәр хәзрәт пәйгамбәрнең Мәдинәгә күчеп китүенең тарихи әһәмияте турында искә төшерде, нәтиҗәдә ансарлар һәм мөһаҗирләр туганлашты, ислам дәүләтенең конституцион нигезләре салынды.

Ялутор районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Мәхмүтов үз чыгышында мәчет аксакалларын тиешенчә искә алырга өндәде, аларның төбәктә динне саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлешләрен ассызыклады.

Аллаһы Тәгалә Илчесе васыятьләрен үтәп, үз Ватанын яратучы һәм саклаучы махсус хәрби операциядә катнашучылар бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды. Яу кырларында Себер хәрбиләре һәрвакыт көчле рухлы һәм батыр булулары белән дан тоткан. Бәйрәм вакытында Айдар Речаповка «Батырлык өчен» медален тапшыру тантанасы булды.

Биредәге дини җәмгыять активисты Вәлит Гафаровның хезмәтләре Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100