Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсе хаҗилары кече хаҗ кылды
Узган атна башында Төмән өлкәсе хаҗилары төркеме гомрә – кече хаҗ кылып кайтты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Кече хаҗны өлкәнең Тубыл, Төмән, Ялутор һәм Түбән Тәүде районнарында һәм Төмән шәһәрендә яшәүче 28 мөселман кылган. Сәфәр, юлны да кертеп, унике көн дәвам иткән. Хаҗилар өч көн нурлы Мәдинәдә һәм җиде көн изге Мәккәдә булган. Тур программасына биш тапкыр гомрә кылу, Ислам тарихы белән бәйле истәлекле урыннарга бару кергән.
Маршрут катлаулы булуга карамастан, барысы да туган якка исән-сау һәм күтәренке рухта кайтты. Традиция буенча, туган якка кайтып төшкән хаҗилар Аллаһы Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итте, илебез һәм аның гражданнарына иминлек, хәрби конфликтлар барган җирләрдә тизрәк тынычлык урнашуны сорады, диелә хәбәрдә.
Әлеге төркемне дин тотучыларның шәхси инициативасы буенча һәм аларның үз акчалары хисабына Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәтчелек үзәге оештырган. Төркемнең җитәкчесе итеп Искәндәр хәзрәт Йосыпов билгеләнгән. Искәндәр хәзрәт инде өченче мәртәбә хаҗилар төркеме җитәкчесе вазифаларын башкарды. Киләсе төркем Рамазан аеның беренче ун көненә планлаштырылган.
Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, сәфәрдә катнашучыларның рәхмәт сүзләренә кушылып, Искәндәр хәзрәт Йосыповка тырышлыгы өчен рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз