Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән өлкәсе татар яшьләр берлеге активисты «Ел студенты» премиясендә катнаша
2 октябрьдә Төмәндә «Ел студенты» Бөтенроссия премиясенең Төбәккә туры килә торган этабы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төмән өлкәсе татар яшьләр берлеге активисты Карина Фархетдинова әлеге абруйлы конкурста үзен лаеклы тәкъдим итте. Ул «Ел җәмәгать эшлеклесе» номинациясендә чыгыш ясады.
Сынаулар кысаларында Карина үз-үзен презентацияләү этабы, әңгәмә, тематик кейсны чишү узды. Үз-үзен презентацияләү вакытында Карина үзенең күпкырлы эшчәнлеге, шул исәптән татар телен һәм мәдәниятен саклау юнәлеше турында җанлы һәм тәфсилләп сөйләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз