news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсе Сабан туена әзерләнә

20 июнь көнне Төмән шәһәре янәдән зур милли бәйрәм үзәгенә әвереләчәк. «Заречный» паркында татар халкының иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе — Төмән өлкәсе Сабан туе узачак. Бу хакта «Себер татар дөньясы» телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Бәйрәм кунакларын беренче минутлардан ук татар халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм күп гасырлык тарихына алып керәчәк театральләштерелгән тамаша каршы алачак. Төп сәхнәдә Төмән шәһәре, Төмән өлкәсе иҗат коллективлары һәм җырчылары, шулай ук Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районыннан килгән артистлар катнашында зур концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәмнең аерым бизәге булып Төмән өлкәсе шәһәрләре һәм районнарының милли ишегаллары күргәзмәсе торачак. Алар аша кунаклар төрле төбәкләрнең мәдәнияте, көнкүреше, халык иҗаты, милли ризыклары һәм традицияләре белән таныша алачак. Үзенең милли ишегалдын Татарстан Республикасының Тукай районы да тәкъдим итәчәк.

Спорт һәм көч сынашуларны яратучылар өчен шәйх Арслангирәй хаҗи Хәсән улы Арангулов истәлегенә багышланган «АРАНГУЛ-БАТЫР – 2026» Бөтенроссия ачык көч экстримы турниры узачак. Батырлар үзләренең көчен, чыдамлыгын һәм нык ихтыярын күрсәтәчәк.

Традиция буенча Сабан туенда милли көрәш, кул көрәше буенча ярышлар да үткәреләчәк. Тамашачылар спортчыларга көч биреп кенә калмыйча, үзләре дә катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Балалар һәм өлкәннәр өчен «Сабантуй остаханәсе» эшләячәк. Биредә халык һөнәрчеләре төрле осталык дәресләре үткәреп, кунакларны Төмән төбәгенең традицион кәсепләре белән таныштырачак.

Сабан туеның яраткан милли уеннары да һәркемне көтә. Кунаклар чүлмәк вату, кашыктагы йомырка белән йөгерү, таяк тартышу һәм башка күңелле бәйгеләрдә катнаша алачак. Аерым мәйданчыкта Төмән гармунчылары, фольклор коллективлары һәм халык башкаручылары чыгыш ясаячак. Ә бәйрәмнең матур ноктасы булып дәртле этно-дискотека торачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot