news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсе мөселманнары Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә акча җыя

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәүләрдән зыян күрүчеләргә акча җыю турында игълан итә.

Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Сирия һәм Төркия халыкларының кайгысын уртаклаша һәм ярдәм күрсәтүгә акча җыю акциясен хуплый. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда яза.

Акция кысаларында акча күчерү мөмкинлеге турында мәгълүмат Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100